Татар балалар бакчаларын ачу, татар телле белгечләр һәм татар теле дәреслекләре белән тәэмин итү мәсьәләсе актуаль

“Бүгенге көндә, Казанда татар гимназияләре дип аталган мәктәпләрдәге реаль вәзгыятьне белү өчен, төркемнәр чыгарып җибәрелде. Татар балалар бакчаларында эшнең ничек куелганлыгын да өйрәнәбез”, - диде Э.Фәттахов

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татар балалар бакчаларын ачу, аларны татар телле белгечләр һәм татар теле дәреслекләре белән бәйле мәсьәлә актуаль булып кала. Бу фикерне бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында мәктәпкәчә белем бирүгә багышланган видеоконференция вакытында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.

“Республикада татар балалар бакчалары җитәме? Татар балалар бакчасын теге яки бу урында ачарга кирәк дип мөрәҗәгать итәләрме? Бу балалар бакчаларын татар телле тәрбиячеләр һәм татар теле дәреслекләре белән тәэмин итүдә проблемалар бармы?” дигән сорауга министр болай дип җавап бирде.

“Сорау дөрес күтәрелә. Барысы да ал да гөл дип әйтеп булмый. Ничек кенә әйтсәк тә, телнең беренче нигезләре балалар бакчасында бирелергә тиеш. Бу бигрәк тә шәһәр бакчаларына кагыла. Бу мәсьәлә мин эшли башлагач күтәрелгән иде. Мин берничә очрашуда уку әсбаблары эшләү (бигрәк тә рус балалары өчен), укыту программалары төзү турында әйтеп киттем.

Шуңа күрә бу сорау үзенең актуальлеген югалтмады. Бүгенге көндә, Казанда татар гимназияләре дип аталган мәктәпләрдәге реаль вәзгыятьне тикшерү өчен, төркемнәр оештырылды. Татар балалар бакчаларында эшнең ничек куелганлыгын да өйрәнәбез. Исеме татар булып, эченә керсәң, татарча белүче дә булмаган очраклар да бар. Татар булган балалар да кайбер балалар бакчасына йөри башлагач татар телен оныта. Шуңа күрә без бу юнәлештә эшлибез.Киләсе очрашуларда нәтиҗәләрне әйтербез”, - диде ул.

Татар балалар бакчалары ачыгыз дип мөрәҗәгать итүчеләр дә бар икән. Бу тәкъдимнәрне министрлык һәрвакыт исәпкә алырга тырыша.