Н.Бутаева: “Баланың әтисе эшләп, әнисенең эшләмәү сәбәпләре нигезле түгел икән, балалар бакчасы өчен компенсация түләнми”

Әгәр әнисенең эшләмәү сәбәпләре, уңай дип табылып, Федераль закондагы исемлеккә кертелгән икән, бу очракта компенсация түләнә

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүгенге көнгә балалары бакчаларга йөрүче ата-аналарның 16,3 проценты (бу 32 мең граждан дигән сүз), балалар бакчалары өчен арткан түләүнең бер өлешен кире кайтарыр өчен, документлар тапшырган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында мәктәпкәчә белем бирүгә багышланган видеоконференция вакытында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева белдерде.
Билгеле булганча, балалар бакчалары өчен түләү 2014 елның 1 гыйнвареннан арта. Балалар бакчалары өчен түләүдәге үзгәрешләр “РФдә мәгариф турында” Федераль закон кабул ителү белән бәйле. Әлеге закон балалар бакчаларын тотуның тәртибен сизелерлек үзгәртә.
Яңа закондагы нормалар буенча, баланы караган өчен чыгымнар өч төркемгә бүленә. Беренчесе – белем бирү хезмәтләре өчен финанс чыгымнары, анда педагогларның, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы, уенчыклар, укыту-методик әсбаблар белән тәэмин итүгә финанс чыгымнары керә. Бу чыгымнарны республика бюджеты күтәрә. Коммуналь чыгымнар – муниципаль бюджет җилкәсендә.
Өченче өлеше балаларны караган өчен чыгымнар белән бәйле. Менә монысы - ата-аналарның балалар бакчасы өчен түләве. Бу өлешкә туклану, хуҗалык-көнкүреш, медицина хезмәтләре күрсәткән, медикаментлар, тәрбияче ярдәмчесе, медицина хезмәткәрләре, ашарга әзерләү блогы һәм техник персонал өчен хезмәт хакы фонды чыгымнары керә.
2014 елның 1 гыйнвареннан ата-аналарның балалар бакчалары өчен түләү тәртибенә үзгәрешләр кертелү белән, сизелерлек социаль ярдәм чаралары да каралган. Яңа федераль закон буенча, беренче бала өчен компенсация – уртача түләү күләменнән 20 процент, икенче бала өчен – 50 процент, өченче бала өчен 70 процент күләмендә билгеләнә.
Татарстан буенча өстәмә чараларга килгәндә, 1 гыйнвардан яңа социаль ярдәм чаралары кертелә. Компенсация бер гаилә әгъзасына туры килгән керемнән чыгып билгеләнә. Әгәр гаиләдә бер бала булып, бер айга 10 мең сумнан азрак керем чыга икән, бүгенге көндә бакча өчен түләү 1422 сум тәшкил итә. Бу очракта алар 284 сум компенсация ала (20 процент) һәм нәтиҗәдә бакча өчен түләү күләме 1138 сум килеп чыга. Яңа елдан бу категория 2504 сум акча түләргә тиеш. Компенсацияләрне исәпкә алып, ата-аналар 1502 сум түләргә тиеш булачак. Бу очракта республика бюджетыннан – 249 сум, муниципаль бюджетлардан 753 сум күләмендә компенсация түләнә. Димәк, бу категория өчен түләү 360 сумга арта. Н.Бутаева сүзләренчә, уртача компенсация күләме 800 сум тәшкил итә.
Компенсация түләгәндә 10 мең сумга кадәр, 10 001 сумнан алып 15 мен сумга кадәр, 15001 сумнан алып 20 меңгә кадәр күрсәткечләр алына. Керем 20 мең сумнан артып китсә, өстәмә чаралар күрсәтелми, федераль законда каралган чаралар гына кала.
Өстәмә ярдәм чараларын алу өчен документлар бала йөри торган бакчада республика материаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан кабул ителә. Шулай ук яшәү урыны буенча әлеге бүлеккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Республика буенча уртача күрсәткеч 16,3 процент кына булса да, Чүпрәле һәм Балтач районнарында ул 40-50 процент тәшкил итә. Иң түбән күрсәткеч – республиканың Лениногорск районында (9,5 процент). Н.Бутаева билгеләп үткәнчә, зур шәһәрләрдә һәм нефть районнарында күрсәткечләр, гомумән, түбән. Казан һәм Түбән Каманы алсак, документлар тапшыручылар 12 процент тәшкил итә.
Документларны балалар бакчаларында да, социаль яклау органнарында да тапшырырга мөмкин. Документларны әти-әниләр үзләре яшәгән районда да, балалары йөргән бакча урнашкан районның социаль яклау бүлегендә дә тапшыра ала. Әти-әниләрнең бары республика территориясендә теркәлгән булуы шарт.
Компенсация алу өчен документлар яңа елдан соң да кабул ителәчәк. 31 гыйнварга кадәр документлар тапшырылып бетсә, компенсация 1 гыйнвардан түләнә.
Әгәр дә баланың әтисе эшләп, әнисе эшләмәсә, компенсация түләнми. Әгәр әнисенең эшләмәү сәбәпләре, уңай дип табылып, Федераль закондагы исемлеккә кертелгән икән, бу очракта компенсация түләнә. Бу сәбәпләргә 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булу, инвалид бала карау, ана кешенең үзе инвалид булуы керә. Әгәр ана кеше мәшгульлек үзәгендә хисапта тора һәм бер үк вакытта эш эзли икән, аларга компенсация карала. “Соры базар”да эшләп, керемнәрен документлар белән раслый алмаучылар да компенсациягә өмет итә алмый.