Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Ел студенты-2021» премиясен тапшыру тантанасында катнашырга мөмкин
«Ел студенты» премиясе Татарстанда уналтынчы тапкыр уза.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының ел студенты — 2021» премиясенең Гран-при иясен бүләкләү тантанасында катнашырга мөмкин.
Тантана 25 гыйнварда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына премиянең башкарма директоры Камалетдин Бобохонов сөйләде.
«Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны бүләкләү тантанасында көтәбез», — диде ул.
«Ел студенты» премиясе Татарстанда уналтынчы тапкыр уза. Җиңүчеләр тугыз шәхси һәм сигез коллектив номинациядә билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз