news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус аркасында мәктәп каникулларын озайтырга җыенмыйлар

Республикада балалар арасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны олыларга караганда ун тапкырга кимрәк.

Татарстанда коронавирус аркасында мәктәп каникулларын озайтырга җыенмыйлар
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе аркасында мәктәп укучыларының көзге каникулларын озайту мөмкинлеген карамыйлар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Бүгенге көндә мәктәп каникуллары профилактика чаралары шартларында уза, алар билгеләнгән. Балаларның каникулларын озынайту турында сүз дә юк», — диде спикер.

Любовь Авдонина республикада балалар арасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны өлкәннәргә караганда ун тапкыр кимрәк, шул ук вакытта аларның гомуми структурада өлеше үзгәрми, диде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы беренче сентябрьдән Татарстанда укытучылар арасында Covid-19 инфекциясенең 111 очрагы, укучылар арасында 37 очрагы теркәлгәнлеген хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot