news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ике мәктәбе җитәкчесе «Россия ел директоры» финалында катнаша

Портфолио һәм онлайн-тест өчен максималь балл җыйган 30 кеше финалга чыкты.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстаннан  «Иннополис лицее» директоры Надежда Сулимова һәм  Лаеш районының «Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең директоры Алия Шәймөхәммәтова «Россия ел директоры» бөтенроссия һөнәри конкурсы финалында катнаша. 

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурсның финалына 21 төбәк вәкиле чыкты. Портфолио һәм онлайн-тест өчен максималь баллар җыйган 30 кеше финалда катнаша. Финал сынаулары 5 октябрьдә Мәскәү өлкәсендә башлана.

Финалга чыгучылар арасында Санкт-Петербург, Екатеринбург, Новосибирск, Мәскәү, Самара, Төмән, Белгород, Түбән Новгород, Ростов, Орлов, Иркутск, Калуга, Липецк, Иваново, Калининград өлкәләре, Краснодар, Камчатка крайлары, Төньяк Осетия-Алания һәм Хакасия вәкилләре бар. 

Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы гамәлгә куя, оператор — Мәгарифне үстерүнең яңа формалары фонды.

«Россия ел директоры» бөтенроссия һөнәри конкурсы гомуми белем бирү оешмаларының иң талантлы һәм нәтиҗәле җитәкчеләрен ачыклауга, мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен уңышлы гамәлгә ашыручы педагоглар коллективы лидеры буларак хәзерге заман директорының образын ныгытуга юнәлтелгән. 

2021 елдан ул Мәгариф министрлыгы тарафыннан гомуми белем бирү системасында идарәче кадрларның киңкүләмле һөнәри конкурсы буларак яңартылды һәм ел саен илнең барлык төбәкләреннән иң яхшы кадрларны сайлап алып һәм дәүләт кадрлар белән идарә итү резервын ныгытачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100