news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә XIII гасыр Коръәне саклана

«Мирасханә»дә барлыгы 50 меңнән артык язма тупланган.

Казанда Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә XIII гасыр Коръәне саклана
Владимир Васильев

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзәгендәге иң борынгы Коръән XIII гасырга карый.

«Фондта кулдан язылган 200гә якын Коръән коллекциясе саклана. Бездәге иң борынгы Коръән XIII гасырга карый. Ул кырыктан артык нөсхәдә бөтен дөньяга таралган. Берсе — бездә», — диде Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, «Мирасханә»дә барлыгы 50 меңнән артык язма саклана.

«Мирасханә институтның беренче көненнән бирле эшли, 1939 елда оеша. Бүгенге көндә бездә 50 меңнән артык саклану берәмлеге бар. Шуларның күп өлешен кулъязмалар алып тора. Алар бездә 10 меңгә якын», — диде Илһам Гомәров.

Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Ачык ишекләр көне булды. Анда Татарстан Фәннәр академиясе оешуга утыз ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә тәкъдим иттеләр. Биредә кулъязмалар, борынгы Коръән коллекциясе, күптән түгел нәшер ителгән китаплар һәм башкалар урын алган. 

 


Галерея: «Мирасханә»дәге ачык ишекләр көненнән фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100