news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев: Татарлар — энциклопедияле халык

«Иң зур казанышыбыз — алты томлы татар энциклопедиясе», — диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры.

Искәндәр Гыйләҗев: Татарлар — энциклопедияле халык
Солтан Исхаков

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татар халкы — энциклопедияле халык, Татарстан — энциклопедияле республика. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

«Безнең институтка татарны энциклопедияле итү максат итеп куелган. Институт 27 ел элек оешкан. Иң зур казанышыбыз — алты томлы татар энциклопедиясе. Татар халкы ул энциклопедияле халык, Татарстанны энциклопедияле республика дия алабыз. 19-20 нче йөзләрдә чыккан энциклопедияләр бүген дә фәнни әһәмиятен югалтмаган. Димәк, бу тарихка кереп кала торган хезмәт», — диде Искәндәр Гыйләҗев Фәннәр академиясенең 30 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә.

Ул академиянең 30 еллыгына татарча басманың да тулы варианты тәмамланганын билгеләп узды. Татарча басманың күләме зур, 6 нчы томы ике өлештән тора. Рус һәм татар телләрендә барлыгы 13 том дигән сүз.

«42 меңгә якын мәкалә басылып чыккан, 14 меңнән артык фото, рәсем, карта, схема. Барлыгы 8 мең 800 бит. Һәр сан артында кеше хезмәте тора», — дип белдерде институт директоры.

«Энциклопедия татар халкы турында мөмкин кадәр объектив мәгълүмат таратырга тиеш. Бүген безнең өчен иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе — татар халкының үзаңын үстерү. Без бөек халык, мактану, горурлык артында белем һәм җаваплылык торырга тиеш. Безнең энциклопедия белем тарату өлкәсендә зур эш алып бара. Шулай ук, фәнни пропаганда юнәлешендә эшебезне арттырырга җыенабыз», — диде Искәндәр Гыйләҗев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100