news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2020 елгы имтихан кампаниясе нәтиҗәләре буенча сынауда катнашучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар тарафыннан кертелгән БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыю һәм аларны анализлауны төгәлләгән.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 2020 елда Бердәм дәүләт имтиханнары кампаниясе нәтиҗәләре буенча Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Рособрнадзор) югары уку йортларында белем алырга ниятләгән кешеләр өчен генә имтиханны саклап калу турында тәкъдимнәр килгән, ведомство тәкъдим ителгән барлык инициативаларны да караячак. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Рособрнадзорның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2020 елгы имтихан кампаниясе нәтиҗәләре буенча сынауда катнашучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар тарафыннан кертелгән БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыю һәм аларны анализлауны төгәлләгән.

Теләгән һәркемгә үз тәкъдимнәрен электрон почтаның махсус адресына 1 сентябрьгә кадәр юллау мөмкинлеге бирелгән. БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыю Рособрнадзор тарафыннан имтиханнарның төп чоры төгәлләнгәннән соң ел саен үткәрелә.

«Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә килгән хатлар арасында имтихан үткәрү пунктларында видеокүзәтүне оештыруга кагылышлы тәкъдимнәр дә бар иде. Шулай ук мәктәп тәмамлаучыларның барысы тарафыннан БДИны мәҗбүри рәвештә тапшырудан баш тарту һәм сынауны бары тик югары уку йортларына керүчеләр өчен генә саклап калуга бәйле тәкъдимнәр дә килде», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100