news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында күптелле белем бирү комплексы ачарга тәкъдим иттеләр

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев төзелә торган күптелле белем бирү объектларына, шулай ук 2021 елга планнарга багышланган киңәшмә үткәрде.

Лаеш районында күптелле белем бирү комплексы ачарга тәкъдим иттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Адымнар» күптелле белем бирү комплекслары объектларын проектлауга һәм төзүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Биредә Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов киләчәктә Усад авылында зур торак комплексында күптелле белем бирү комплексы булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илдус Зарипов күптән түгел районда яңа күптелле белем бирә торган балалар бакчасы эшли башлавын искәртте. Илдус Зарипов тәкъдиме буенча күптелле белем бирү комплексы 500 укучыга исәпләнгән мәктәп базасында ачылырга мөмкин. Фикер алышканнан соң әлеге инициатива хупланды, диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Казан Кремлендә утырышта Дәүләт Киңәшчесе искә төшергәнчә, «Яңарыш» республика фонды үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте һәм Татарстан территориясендә күптелле белем бирү комплекслары проекты өстендә эшен дәвам итә. «Билгеле булганча, агымдагы елда Алабугада һәм Казанда „Адымнар“ мәктәбе ачылды һәм эшли башлады. Хәзер 2021 елга план төзү максаты куелды. Ул безнең өчен беренче сентябрьдән башланды», — диде ул.

Аннары киңәшмәдә Чаллыда күптелле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү турында фикер алыштылар. Ул мәктәп, интернат, шәһәр яны өстәмә белем бирү үзәгеннән торачак, дип сөйләделәр автошәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев.

Моннан тыш, чарада Татарстан башкаласы комплекслары өчен «Адымнар» шәһәр яны өстәмә белем бирү үзәге объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь төзекләндерү процессы турында фикер алыштылар. Әлеге объект «Ялкын» балаларны сәламәтләндерү лагеры базасында төзелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100