news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

БДИ-2021 биремнәренә нинди үзгәрешләр кертелүе билгеле

Аеруча зур үзгәрешләр информатика буенча БДИда бар.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев киләсе елда БДИ һәм ТДИ биремнәренә нинди үзгәрешләр кертелүе турында сөйләде. Бу хакта ул онлайн-режимда узган Гомумроссия ата-аналар җыелышында хәбәр итте. 

«БДИ буенча бездә аерым предметларның кайбер биремнәрендә үзгәрешләр бар. Бу - рус теле, әдәбият һәм тарих» - диде Музаев.

Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, биология буенча БДИ биремнәрен үтәү өчен вакыт арттырылган. «Анализ вакыт җитмәвен күрсәтте, чөнки соңгы елларда имтиханда катнашучылардан бик зур, җентекле җаваплар кирәк», — дип ачыклык кертте Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы.

Ул шулай ук информатика буенча БДИга аеруча мөһим үзгәрешләр кагылды, дип өстәде. «Яңа уку елында информатика буенча БДИ беренче тапкыр компьютер формасында узачак. Бу технология апробацияләнде», — диде Музаев.

Ул Төп дәүләт имтиханының күпчелек уку предметлары буенча имтихан модельләре камилләштерелгәнлеген әйтте. «Без контроль-үлчәү материалларының практик өлешен тугызынчы сыйныф укучыларының уку һәм мәгълүмати грамоталылыгын ачыклау сәләтен арттыруга юнәлтәбез», — дип аңлатты Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе.

Киләсе ел өчен БДИ һәм ТДИ контроль үлчәү материаллары проектлары белән Федераль педагогик үлчәү институты сайтында танышырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100