news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада август киңәшмәсенең милли мәгарифкә багышланган секциясе уза

Бу секциядә милли мәгариф системасын федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү шартларында үстерү мәсьәләсе карала

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Бу атнада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секцияләре эшли башлый.
Күпмәниятле белем бирү: туган телләргә өйрәтүдә инновацион технологияләр куллану мәсьәләләренә багышланган секция утырышы 16 августта Арчада уза.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бу секциядә милли мәгариф системасын федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү шартларында үстерү; күпмәдәниятле һәм төрле телләрдә белем бирүне кертү шартларында кадрлар сәясәте; татар теле аша инглиз телен тирәнтен өйрәтү мәсьәләләре фикер алышуга чыгарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot