news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2020 ел ахырына барлык мәктәпләр югары тизлекле интернетка тоташтырылачак

Республикада Wi-Fi җайланмаларын модернизацияләү планлаштырыла.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның барлык мәктәпләре агымдагы ел ахырына югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгълүмати технологияләр һәм куркынычсызлык бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Рөстәм Зиннәтуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, агымдагы елның 31 декабренә кадәр республиканың 559 мәгариф оешмасы, ә бу 546 мәктәп һәм 13 көллият һәм техникум, Интернетка җепселле-оптик элемтә линияләре технологиясе буенча тоташтырылачак. «Бу эш „Цифрлы икътисад“ илкүләм программасының социаль әһәмиятле объектларын тоташтыру буенча федераль проекты нигезендә эшләнәчәк», — дип сөйләде Рөстәм Зиннәтуллин.

Моннан тыш, 522 оешма, шул исәптән 499 мәктәп һәм 23 урта һөнәри белем бирү учреждениесе, бу елның 1 сентябренә кадәр «Связьинвестнефтехим» АҖ инвестиция программасы хисабына Интернетка тоташтырылачак, дип билгеләп үтте Зиннәтуллин.

«Шулай итеп, Россиядә беренче тапкыр субъектның барлык мәктәпләре дә югары тизлекле интернетка ия булачак», — дип ассызыклады ул.

Зиннәтуллин хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләре Wi-Fi нокталары белән тәэмин ителгәнен өстәп әйтте. Барлыгы 11 меңнән артык керү ноктасы урнаштырылган.

«Әлбәттә, урнаштырылган Wi-Fi җайланмалары вакыт узу белән алмаштыруны таләп итә. Мондый эш республикада финанслау бүлеп бирелү белән планлы рәвештә алып барыла. Мәктәпләрдә урнаштырылган Wi-Fi җиһазларын модернизацияләү урта сроклы перспективада планлаштырыла», — дип тәмамлады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100