news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ятим балаларга югары уку йортына кергәндә ташламаны сроксыз итәргә тәкъдим иттеләр

Ятимнәр инде киләсе елда ук ташламалы белем алу хокукын югалтырга мөмкин.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Ятим балаларның бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укуга хокукын билгеләнгән квотаны сроксыз итәргә тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасы депутатлары Алексей Кобилев һәм Ольга Окунева тиешле инициатива белән чыгыш ясады. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

«Мәгариф турында»гы Федераль закон инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, балачактан инвалидлар һәм армиядә инвалид булганнарга югары уку йортларында 10 процент бюджет урыны бүлеп бирү күздә тотыла. Бу ташлама ятим балаларга да кагыла, әмма тиешле норма 2021 елның 1 гыйнварына кадәр генә гамәлдә.

Парламентарийлар мондый чикләүне гаделсез дип санады. «Бүген күп кенә ятим балалар, гамәлдә булу вакытын озайту һәм киләчәктә бу ташламаны саклап калу мәсьәләсендә ачыклык булмау сәбәпле, югары һөнәри белем бирү программаларын үзләштерүне планлаштырырга алынмый», - диде Алексей Кобилев.

Шул ук вакытта депутат ташламаны сроксыз вакытка үзгәртү кирәклеге турында «Якты киләчәк» I Бөтенроссия конгрессында фикер алышу булуын аңлатты. Анда ятим балалар һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләр илнең барлык төбәкләреннән диярлек катнашты, диде парламентарий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100