Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәч районының «Царево» мәктәбен июнь ахырына төзеп бетерергә планлаштыралар
Яңа мәктәп территориясендә төзекләндерү эшләре башланды.
(Питрәч, 28 май, «Татар-информ», «Алга», Ләйсән Мифтахова). Питрәч районы «Царево» торак комплексында яңа мәктәп территориясендә төзекләндерү эшләренә керештеләр. Шул ук вакытта бинаның өч катында да бизәкләү эшләре бара. Яңа мәктәпне июнь ахырына төзеп бетерергә планлаштыралар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Без үзәк керү юлы янындагы территориягә ком җәйдек, анда мәктәп линейкалары узачак. Шулай ук төп юлдан мәктәп территориясенә керү юлының беренче өлешен ясадык. Хәзер футбол кырын төзекләндерүгә керешәбез. Шуннан соң янгынга каршы эчке ишекләргә тотынабыз һәм хоккей, баскетбол мәйданчыкларына, уеннар өчен мәйданчыкка күчәчәкбез», — ди прораб Фәнис Минегалимов.
Шул ук вакытта бина эчендә бизәкләү эшләре алып барыла. Мәктәпнең гомуми мәйданы 18 мең квадрат метр тәшкил итә. 78 уку бүлмәсенең унбише әзер инде.
«Биредә буяу, декоратив каплам ясау, яктырткычларны, түшәм панельләрен монтажлау, плитка җәю эшләре башкарыла. Шулай ук бассейн өчен барлык җиһазлар да кайтарылды, аны монтажлау тәмам диярлек», — дип сөйләде прораб.
Объектны июнь ахырында куллануга тапшырырга планлаштыралар. Сентябрь аенда 1224 урынга исәпләнгән мәктәп беренче укучыларны кабул итәргә әзер булачак. Бу Питрәч районындагы иң зур мәгариф учреждениесе булачак.
Мәктәп «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты ярдәмендә торгызыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз