news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУның IT-лицее укучысы кибериминлек буенча олимпиадада җиңүчеләр исемлегенә керде

Бәйгедә катнашучы балалар кибериминлек буенча экспертлар тормышта чишә торган бурычларны хәл итте.

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Казан федераль университетының IT-лицее укучысы Артур Лукьянов Иннополис университетының Innopolis Open мәгълүмати иминлек буенча олимпиадасында җиңүчеләр рәтенә керде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Олимпиада бүленгән форматта узды. Олимпиаданың ике финал турында — команда һәм индивидуаль тур кысаларында катнашучылар реаль тормышта кибериминлек буенча экспертларга очрый торган бурычларны хәл итте.

Йомгаклау этабында Россия һәм Белоруссиядән 13 яшьтән 18 яшькә кадәрге 49 укучы җиңү яулады.

Команда турында укучылар Attack-defenсе форматында ярыштылар. Командаларга дошман сервисларына һөҗүм итәргә һәм үзебезнекеләрне якларга кирәк иде.

Шәхси тур Task-based форматында узды: катнашучыларга мәгълүмати иминлекнең төрле категорияләреннән җитешсезлекләрне эзләү буенча 12 бурыч каралган. Шәхси зачетта шулай ук команда турында мәктәп укучыларының баллары да исәпкә алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100