news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнехановка «Казан университетының мактаулы докторы» исеме бирелде

КФУның Гыйльми советы югары уку йортының Попечительләр советы башлыгын һәм ТР Президентын әлеге исемгә тәкъдим итү турындагы тәкъдимен хуплады.

Рөстәм Миңнехановка «Казан университетының мактаулы докторы» исеме бирелде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Казан университетының мактаулы докторы» дигән исем бирелде, дип хәбәр итә Казан (Идел буе) федераль университеты матбугат хезмәте.

КФУның Гыйльми советы югары уку йортының гамәлдәге Попечительләр советы башлыгын һәм ТР Президентын әлеге исемгә тәкъдим итү турындагы тәкъдимен бертавыштан хуплады. КФУ ректоры Илшат Гафуров Гыйльми совет утырышында билгеләп үткәнчә, университетка «үз элемтәләрен бүгенге көннең мәшһүр эшлеклеләре белән ныгыту бик тә мөһим». 

news_right_1
news_right_2
news_bot