news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучыларына аттестат бирү шартлары билгеләнде

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга шартлар гадиләштерелде.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Югары уку йортына керергә планлаштырмаган 11 сыйныф укучылары, рус теле һәм математика буенча дәүләт имтиханнарын кимендә өчле тапшырса, аттестат ала алачак. Бу мәгариф министрлыгы приказында билгеләнгән, ул 23 апрельдә үз көченә керә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, студент булырга теләүче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аттестат алу шарты башка — аларга рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшырырга һәм балларның минималь күләмен җыярга кирәк булачак. Төгәл планканы Рособрнадзор билгеләячәк.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга, шул исәптән инвалид балаларга да, шартлар гадиләштерелде — аларга бары тик рус теле буенча гына имтиханнар бирү җитә.

Бик яхшы билгеләренә генә аттестат алырга омтылучыларга мәктәпне бер бишлегә генә тәмамларга түгел, ә шулай ук рус теленнән БДИны кимендә 70 баллга тапшыру, һәм шулай ук барлык сайланган предметларны да уңышлы бирү кирәк булачак. Әгәр дә отличник вузга омтылмаса, аңа рус теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен (ДЙА) бишлегә тапшырырга кирәк.

Боерыкта шулай ук укучылар мәктәптән аттестатның скан-күчермәсен электрон почта аша сорарга мөмкин, дип билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100