Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КФУның Алабуга институтында Халыкара кышкы тарихи мәктәбенең икенче этабы узды
Кышкы тарихи мәктәп 36 илдән 100 чит ил студентын җыйды.
(Алабуга, 28 март, «Татар-информ», «Алабуга нуры», Гөлнур Якупова).17 марттан 20 мартка кадәр КФУның Алабуга институтында Халыкара кышкы тарихи мәктәбенең икенче этабы узды, аңа 36 илдән 100 чит ил студенты кушылды.
Кышкы тарихи мәктәп программасы «Россия һәм дөнья» темасына багышланган иде, бу исә төп тарихи вакыйгаларны һәм илнең дөнья тарихына йогынтысы турында фикер алышырга мөмкинлек бирде. Берничә көн дәвамында илнең алдынгы тарихчылары белән очрашулар, төркемнәрдә дискуссияләр һәм проект эшләре, Алабуга тарихи урыннары һәм музейлары буенча экскурсияләр, фәнни-белем бирү һәм мәдәни проектлар булды.
Әлеге мәктәп чит ил катнашучыларына Россия тарихының төп вакыйгалары турында максималь киң күзаллау алырга яхшы мөмкинлек булды. Әйтик, Мали Республикасыннан килгән Адама Трааре беренче тапкыр катнаша һәм Россия тарихы турында күбрәк белергә тели.
«Мин Мали Республикасыннан, Мәскәү дәүләт университетында лингвистика бүлегендә укыйм. Тарихи мәктәптә беренче тапкыр катнашам, кызык булыр дип уйлыйм. Россия тарихын бик аз беләм, шуңа күрә бу ил турында күбрәк белү өчен монда килергә булдым», — диде ул.
Тарихи мәктәп модераторы, Алабуга институты директоры Елена Мерзон Халыкара тарихи мәктәпләрнең мөһим ролен аңлатты. Ул билгеләп үткәнчә, студентлар өчен шундый күренекле галимнәр белән очрашу — бу бик зур тәҗрибә. Безнең шәһәрнең бу проектта катнашуы бик мөһим.
Чит ил студентлары өчен беренче халыкара тарихи мәктәп Болгар шәһәрендә уздырыла. Анда нәкъ менә Икенче бөтендөнья сугышында тарихи хәтер, сугыш булган урыннар турында сүз кузгатыла. Өченче этапта җәйге тарихи мәктәп уздыру планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз