news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы мәктәпләре дистанцион укытуга күчә

Район мәктәпләре нигездә «Открытая школа-2035», «Учи.ру», «Яндекс.Учебник», «ЯКласс», «Российская электронная школа» платформаларын сайлаган.

Әлки районы мәктәпләре дистанцион укытуга күчә
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 28 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районда белем бирүнең яңа ысулына актив әзерлек бара. Киләсе атнада уку елының яңа чиреге башлана. Әмма укучылар мәктәпкә килмәячәк. 1 апрельдән районның барлык мәктәпләре дистанцион укуга күчә. Бу илдәге санитар-эпидемиология вазгыяте, коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау зарурлыгы белән бәйле. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Онлайн укыту өчен төрле платформалар тәкъдим ителгән. Район мәктәпләре нигездә «Открытая школа-2035», «Учи.ру», «Яндекс.Учебник», «ЯКласс», «Российская электронная школа» платформаларын сайлаган. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов әйтүенчә, барлык педагоглар һәм укучыларның 96 проценты әлеге платформаларда теркәлгән.

Мәктәпләр дистанцион укыту өчен тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Укытучылар бүген онлайн-ресурсларны файдалану ысулларын үзләштерәләр, яңа расписаниеләр төзиләр, интернет челтәрендә укыту материалларын туплыйлар. Онлайн-дәресләр башлангыч сыйныфлар укучылары өчен 15-20 минут, ә олырак укучылар өчен 30 минут дәвам итәчәк. Балаларның күбесендә планшетлар, компьютерлар, ә мобиль телефоннар барысында да диярлек бар. Мәгълүм булганча, бүгенге укучылар гаджетлар белән бик иркен эш итә.

Артем Савинов әйтүенчә, төп проблема — мәктәпләрдә интернет тизлегенең тиешле дәрәҗәдә булмавы. Дөрес, элемтәчеләр әлеге мәсьәләне җайга салу өстендә эшли.

Җитәкче аңлатканча, дистанцион укытуга күчү турында ата-аналар җыелышларында җентекләп сөйләшкәннәр. Белем бирүнең бу яңа формасында ата-аналарның да роле зур булачак. Әйтик, кайбер мәктәпләрдә, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда укытучылар эш-биремнәрне ата-аналарның телефонына ватсап буенча җибәрү ысулын киң кулланачак. Балаларның укытучы биргән биремнәрне ничек үтәвен, онлай-дәресләргә ни дәрәҗәдә җаваплы каравын да әти-әниләр контрольдә тотарга тиеш булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100