news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рус мәктәпләрендәге татар балалары арасында татар теле олимпиадасы җиңүчеләре билгеле

4-11 нче сыйныфларда белем алучы татар балалары өчен туган телдән белемнәрен сынады.

Рус мәктәпләрендәге татар балалары арасында татар теле олимпиадасы җиңүчеләре билгеле
https://mon.tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). 24-26 февраль көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» базасында рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең 4-11 нче сыйныфларында белем алучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада Казаннан, Чаллыдан һәм республиканың 34 муниципаль районыннан 321 укучы катнашты.

Җиңүчеләр:

  • Зифа Бариева, Балтач районы Норма урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы;
  • Алсу Сәләхиева, Биектау районы 3 нче Биектау урта гомуми белем мәктәбенең 5 сыйныф укучысы;
  • Мәрьям Мәрдәнова, Мамадыш шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы;
  • Ясминә Газизова, Нурлат шәһәренең Советлар Союзы Герое М. Е. Сергеев исемендәге гимназиянең 7 сыйныф укучысы;
  • Азалия Ибраһимова, Казан шәһәре Вахитов районы Советлар Союзы Герое А. С. Умеркин исемендәге 116-нчы номерлы лицейның 8 сыйныф укучысы;
  • Камилла Гарифуллина, Арча районы Иске Чүриле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
  • Гөлшан Шиһабетдинова, Балтач районы Норма урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;
  • Җәмилә Нургалиева, Казан шәһәре Совет районының 181 нче күппрофильле мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Казан, Чаллы һәм республиканың 32 муниципаль районыннан 158 укучы призер булды, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100