news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама егете күрмәүчеләргә белем алу өчен яңа интерактив кулланма уйлап тапкан

Алексей Шремзер «Умные кубики 6 в 1» интерактив тактиль-тавыш кулланмасын эшләгән.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Түбән Каманың 9нчы сыйныф укучысы Алексей Шремзер — Regeneron ISEF финалында (АКШ) онлайн катнашачак. Конкурс 16-21 майда уза. Бөтендөнья смотр-конкурсына эләгү өчен, 15 проект авторы көч сынашкан. Нәтиҗәдә, алты укучыны Россия җыелма командасына сайлап алганнар.

Алексей Шремзер «Умные кубики 6 в 1» интерактив тактиль-тавыш кулланмасын эшләгән. Кубоклар «Fusion 360» программасы ярдәмендә проектланган һәм 3D-принтерда чыгарылган, шулай ук RFID-чиплы заманча система белән тәэмин ителгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен, Брайль буенча уку һәм яза белү грамоталылыкка, дөньяны танып белүгә һәм, ахыр чиктә, уңышлы эшкә урнашу һәм бәйсезлеккә ачкыч булып тора. Балаларны Брайль әлифбасына мәктәптә укытучы өйрәтә, ә ата-аналарга өйдә балалар белән бергә укырга кирәк, чөнки алар балага өйрәнелгән материалны ныгытырга булышалар.

«Ата-аналарның бу өлкәдә җитәрлек белемнәре юк, шуңа күрә тавышлы кулланмалар — аларга зур ярдәмче. Кибетләрдә исә тавышлы кулланмалар юк диярлек, тәкъдим ителгәннәре дә бик кыйммәт тора», — дип яза Алексей үз хезмәтендә.

Ул әзерләгән кулланма күрмәүче балаларга да, аларның ата-аналарына да кирәкле ярдәмлек булып тора, бәясе дә чагыштырмача арзан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100