news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә укучылар өчен чыгарылыш имтиханнарын тапшыру кагыйдәләре үзгәртелде

Бердәм дәүләт имтиханнарын югары уку йортларына керергә планлаштыручылар бирәчәк.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). 2021 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын кыскартылган схема буенча тапшырачак. Бу карар ковид пандемиясе куркынычын минимальләштерү өчен кабул ителгән.

«Аерым алганда, быел 9 сыйныф укучылары үзләре сайлаган фәннәр буенча имтихан тапшырмаячак», диелгән Россия Министрлар Кабинеты сайтындагы хәбәрдә.

Шулай итеп, аларга аттестат алу өчен ике мәҗбүрү фәннән, ягъни рус теленнән һәм математикадан имтихан тапшырырга кирәк булачак.

Югары уку йортларына керергә җыенмаган укучылар БДИ урынына рус теленнән һәм математикадан Дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшырачак.

Мәҗбүри булмаган фәннәрдән имтиханнарны югары уку йортларына керергә планлаштырган укучылар гына тапшырачак. Аларга аттестат алу өчен рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын бирү дә җитәчәк.

Инвалид балалар дәүләт чыгарылыш имтиханы яки рус теленнән дәүләт имтиханы бирергә тиеш була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100