news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фән һәм югары белем бирү министрлыгы көллият дипломнарын үзгәртергә ниятли

Гамәли имтиханны барлык урта һөнәри белем бирү учреждениеләре өчен мәҗбүри итәргә планлаштыралар.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Якын арада Россия көллиятләрендә уку, имтихан бирү тәртибе һәм дипломнар үзгәрәчәк.

«Минем күзаллавымда көллият — ул фабрика яки предприятие, һәм ул тиешенчә булырга тиеш. Соңгы еллар дәвамында без яңа бәяләү формасын алга сөрәбез. Ул — WorldSkills дөнья стандартлары буенча демонстрацион имтихан бирү. Балалар өйрәнгәннәренең барысын да күрсәтә. Чын тормыштан, эш бирүчеләрдән килгән биремнәрне үтиләр», — диде фән һәм югары белем бирү министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко «Российская газета»га биргән әңгәмәсендә.

«Мин имтиханнан соң эш бирүчеләр егетләр белән килешү төзегән уннарча очракны беләм. Без мондый гамәли имтиханны барлык урта һөнәри белем бирү учреждениеләре өчен мәҗбүри итәргә планлаштырабыз», — диде ул.

Искәрмәләр медицина һәм мәдәният белгечлекләрендә, шулай ук суднолар экипажларын һәм авиация персоналын әзерләүдә булырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100