news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәктәп укучыларының 96,5 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сүзләренчә, быел мәктәпләрдә туклануны оештыруны контрольдә тоту эшенә ата-аналар комитетын җәлеп иткәннәр.

Татарстанда мәктәп укучыларының 96,5 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән
архив

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда бу уку елында мәктәп укучыларының 96,5 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында шулай дип белдерде.

«I-VI сыйныф укучыларының – 96,7, V-XI класс укучыларының 96,4 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән», - диде ул.

Әсәдуллина сүзләренчә, быел мәктәпләрдә туклануны оештыруны контрольдә тоту эшенә ата-аналар комитетын җәлеп иткәннәр.

«2019 елның декабрендә министрлык каршында ата-аналар советы төзелде. Аена бер тапкыр очрашабыз. Ата-аналар комитеты мәктәпләрдә туклануны оештыруны контрольдә тотуны хуплады. Чирек ахырында алар хисап бирергә тиеш», - дип искәртте мәгариф һәм фән министры урынбасары.

Ул билгеләп үткәнчә, менюның тәкъдим ителгән ризыклар җыелмасына туры килүе, менюда тыелган продуктларның булу-булмавы, хезмәт күрсәтү культурасының үтәлеше һ.б. тикшерелә.

Утырышта 2019 ел өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы алдында торган бурыч һәм максатларны халык катнашында формалаштыруга бәйле проектны гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясадылар. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча министрлык өчен өстенлекле максатлар һәм бурычлар сайлап алынды.

Гражданнар тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы алдына куелган бурычларның берсе – мәктәп укучыларының кайнар аш белән тәэмин ителешен 95 проценттан 96,5 процентка кадәр җиткерү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100