news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда акушерлык һәм гинекология үсешенә зур өлеш керткән галимнәр бүләкләнде

Бүләкләү тантанасы «Груздев укулары» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды.

Татарстанда акушерлык һәм гинекология үсешенә зур өлеш керткән галимнәр бүләкләнде
minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ"). Татарстанлыларны республиканың акушерлык һәм гинекология үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен бүләкләделәр. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ветеран С.К. Мифтахова Россия акушер-гинекологлар җәмгыятенең Мактау билгесе белән бүләкләнде. Аңа бүләкне Акушерлык институты директоры (Мәскәү), РФА профессоры Р.Г. Шмаков һәм Татарстан АГҖ рәисе, профессор И.Ф. Фәтхуллин тапшырды.

Профессор Л.А. Козлов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны вице-премьер Л.Р. Фазлыева котлады.

КДМУ ректоры А.С. Созинов КДМУның Мактаулы профессоры В.Е. Радзинскийны югары хөкүмәт бүләге – Дуслык ордены белән котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100