news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2019 елда алты һөнәри белем бирү оешмасы ачылган

Яңа үзәкләрдә дүрт меңнән артык укучы белем ала.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова).Татарстанда һөнәри белем бирү буенча заманча инфраструктуралы алты яңа ресурс үзәге ачылган. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советында ведомствоның урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Любовь Митрофанова белдерде.

«2014 елдан Татарстанда кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәкләрен булдыру программасы гамәлдә. 2019 елда заманча инфраструктура һәм яңа укыту-лаборатор җиһазлар белән тәэмин ителгән квалификацияле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләре саны 37 җитте, узган елны 31 үзәк иде», — дип белдерде Любовь Митрофанова.

Яңа ресурс үзәкләрендә машина төзелеше, җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәдәният һәм халыкны яклау тармаклары буенча укыту каралган.

«Яңа үзәкләрдә дүрт меңнән артык укучы белем ала. 2014 елдан яңа үзәкләр булдыруга бюджеттан 5,1 мрд сум, яңа җиһазлар сатып алуга 810 млн сум акча сарыф ителде», — ди Любовь Митрофанова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100