news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә бердәм меню булачак

Алсу Асадуллина: “Безнең максат – балаларга тулы туклану мөмкинлеген булдыру”.

Татарстан мәктәпләрендә бердәм меню булачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның барлык мәктәпләре өчен бердәм, башлангыч мәктәп балалары өчен түләүсез булган меню эшләнелгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советында ведомствоның министр урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.

«Татарстанның барлык мәктәпләре өчен бердәм, башлангыч мәктәп балалары өчен түләүсез булган меню эшләнелде. Бәясе әлегә уйланыла. Хәзерге вакытта белем бирү оешмаларын бу менюга күчерү буенча эшләр алып барыла.

Мәктәпләрдә туклануны күзәтеп тору өчен ата-аналарны җәлеп итү бара, декабрь аеннан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Ата-аналар советы оештырылды. Алар атна саен мәктәпләрдә ризыкның менюга туры килүен, тыелган ризыклар булмауны, хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен, санитар торышны тикшерәләр.

Безнең максат — балаларга тулы туклану мөмкинлеген булдыру, гади мәктәпләрдәге туклану системасын дини нормаларга нигезләнеп оештыру дөрес түгел дип саныйм. Шикәр авыруы сәбәпле үзенчәлекле туклануга мохтаҗ булган балаларны тәэмин итү буенча сораулар карала», — ди Алсу Асадуллина.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100