Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч мәктәбе татар телендә иң күп китап укучылар бәйгесендә җиңде
Марафонда катнашучылар өч атна дәвамында көн саен татар телендәге әсәрләрне укыды һәм конкурсның исеме хэштегы белән социаль челтәрләрнең берсендә өзекләр урнаштырды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», «Алга»). Питрәч район үзәгенең икенче мәктәбе татар телендә әсәрләр укучылар арасында үткән унынчы республика «Әдәби марафон»ында җиңүче булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Марафонда катнашучылар өч атна дәвамында көн саен татар телендәге әсәрләрне укыды һәм конкурсның исеме хэштегы белән социаль челтәрләрнең берсендә өзекләр урнаштырды.
«Мин марафонда инде өченче тапкыр катнашам. Быел бик күп шигырьләр һәм хикәяләр укыдым. Кайбер китапларны китапханәдән алдым», — диде 7 «Г» сыйныфы укучысы Даниил Спичков.
Район үзәгенең икенче мәктәбен Татарстан Республикасында иң күп укучы мәктәп буларак кубок белән бүләкләделәр. 7-10 сыйныфларда укучы унсигез балага истәлекле дипломнар, ә укытучылар Елена Галәветдинова, Гөлназ Сафина һәм Лилия Гатиатуллинага исемле кубоклар тапшырылды. Бүләкләү тантанасы Казанда туган тел көнендә узды.
«Төп бүләкне алуыбыз бик куанычлы. Мин укучыларым белән чиксез горурланам», — дип тәэсирләре белән уртаклашты Елена Галәветдинова.
Гадәти булмаган проектны Татнетны үстерү фонды һәм Татар китап нәшрияты оештырды. Проект татарча әдәби әсәрләр, китаплар уку гадәтен формалаштыру максатыннан гамәлгә ашырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз