news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казанда беренче сыйныфка керүче балалар саны рекордлы булыр дип көтелә

«Артта калган мәктәпләр булмасын дигән бурыч куела», — диде Илсур Метшин.

Быел Казанда беренче сыйныфка керүче балалар саны рекордлы булыр дип көтелә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Казан мәктәпләренә беренче сыйныфка баручы балалар саны рекордлы булыр дип көтелә. Барлыгы 20 мең 600 бала укырга керәчәк. Бу хакта Казан шәһәре Думасының 38 нче сессия утырышында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин сөйләде.

«15 ел эчендә 25 мәктәп төзелсә дә, әле һаман проблема кала. Быел тагын ике мәктәп төзеләчәк», — диде мэр. Шул исәптән, Бондаренко урамында 165 мәктәпне керткән «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы сафка басачагын әйтте. Мэрның 2019 елгы хисабында язылганча, башкалада яшь педагоглар саны арткан — Казан укытучыларының 30 проценты диярлек 35 яшькә кадәргеләр.

«Артта калган мәктәпләр булмасын дигән бурыч куела. Яңа педагогика методикалары, кадрлар мәсьәләсе каралачак», — диде Илсур Метшин.

«Демография» илкүләм проекты һәм аның кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проекты ярдәмендә, Казанда былтыр 2510 урынлык 11 балалар бакчасы төзелгән, аларның яртысы диярлек ясле. «Быел 2340 урынга тагын 10 бакча төзү планлаштырыла», — диде Илсур Метшн.

Ул 2006 елдан 2019 елга кадәр башкалада 115 бакча төзелгәнен әйтте. Чагыштыру өчен, алдагы 15 елда 22 бакча төзелгән булган.

«Бик яхшы мәктәпләр, бик артта калганнары бар. Казанда белем бирүнең уртача дәрәҗәсе югарырак, башкаларга үрнәк булырга тиеш», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100