news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Башҡортостан уҡытыусыһы» журналы үзенең 100 еллыгын бәйрәм итә

Инде бер гасыр дәвамында педагогик басма мөгаллимнәрнең чын мәгънәсендә өстәл китабы булып тора.

«Башҡортостан уҡытыусыһы» журналы үзенең 100 еллыгын бәйрәм итә
www.bashinform.ru

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Уфада иҗтимагый-педагогик һәм фәнни методик «Башҡортостан уҡытыусыһы» («Учитель Башкортостана») журналы чыга башлауга 100 ел тулды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Журналның беренче саны «Мәғариф эштәре» («Дела просвещения») дигән исем белән 1920 елның февралендә чыккан. 1924 елдан - «Белем» («Знание»), 1931 елдан «Культура революцияһы» («Культурная революция») дигән исемнәр белән нәшер ителгән. Хәзерге исеме белән 1936 елдан чыга башлаган.

Журнал тәүге саннарыннан ук үз адресаты – укытучыларга тугры хезмәт итә. Инде бер гасыр дәвамында педагогик басма мөгаллимнәрнең чын мәгънәсендә өстәл китабы булып тора.

«Россия Федерациясендә мәгариф турында», «Россия Федерациясе халыклары телләре турында», «Башкортстан Республикасында мәгариф турында», «Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында»гы законнар, «Мәгариф», «Фән» илкүләм проектларын һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт стандартларын кертү, мәктәпкәчә, гомуми, һөнәри һәм өстәмә белем бирүне модернизацияләү - «Башҡортостан уҡытыусыһы» («Учитель Башкортостана») журналының даими игътибар үзәгендә.

Басма республикада абунәчеләр саны буенча лидер һәм Россия Федерациясендә язмаларны тугыз телдә тәкъдим итә торган бердәнбер журнал санала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100