news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда физкультурадан республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле

Казан, Чаллы һәм Татарстанның 16 районыннан килгән 85 укучы призер булды.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 24-27 гыйнварда Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында Татарстанның 7-8 сыйныф укучылары арасында физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.

Җиңүчеләр:

  • Илзат Хуҗин, Саба районы Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 8 сыйныф укучысы;
  • Маргарита Панина, Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясенең 8 сыйныф укучысы.

Казан, Чаллы һәм Татарстанның 16 районыннан 85 укучы призер булды. Алар Азнакай, Актаныш, Арча, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Саба, Сарман, Теләче, Ютазы районнарыннан. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Олимпиадада республиканың 41 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 153 укучы катнашты.

Физик культура буенча олимпиада 2 турда узды. Беренче көнне балалар теоретик тур биремнәрен язмача башкардылар. Икенче практик тур олимпиадада катнашучылар тарафыннан җиңел атлетика буенча гимнастик күнегүләр һәм нормативларны үтәделәр.

Олимпиадада Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетыннан һәм Казан энергетика университетыннан жюри эшләде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100