news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада җиңүчеләре билгеле

Олимпиадада этномәдәни компонентлы (татарча) гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 7-11 сыйныф укучылары катнашты.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ). 21 гыйнварда Свердловск өлкәсендә укучылар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узган иде. Хәзер җиңүчеләр исемлеге игълан ителде.

Әлеге чара Свердловск өлкәсе Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегенең өлкәдәге чаралар планына туры китереп уздырылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Быел илдәге вазгыять аркасында олимпиада, мәгълүмати технологияләрне кулланып, читтән торып уздырылды. Катнашучылар олимпиада биремнәрен муниципаль берәмлекләрдәге белем бирү оешмаларында башкарды. Әлеге оешмалар Артинск, Ачинск шәһәр округлары, Түбән Серга муниципаль районы, Красноуфимск округында урнашкан иде.

Олимпиаданы уздыру өчен һәр муниципаль районда олимпиада биремнәрен үтәүне видеодан күзәтеп тору мөмкинлеге булган берәр мәгариф оешмасы сайланды, иҗтимагый күзәтүчеләр билгеләнде.

Олимпиадада 55 бала катнашты. Алар этномәдәни компонентлы (татарча) гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 7-11 сыйныф укучылары, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100