news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләнең «Таңкай» балалар бакчасында балалар өчен мультфильм студиясе ачылды

Әлеге студия грант акчаларына оештырылган.

Минзәләнең «Таңкай» балалар бакчасында балалар өчен мультфильм студиясе ачылды
http://menzela.ru/

(Минзәлә, 28 гыйнвар, «Татар-информ», «Минзәлә», Дифиза Нуриева). Минзәлә шәһәренең 5нче санлы «Таңкай» балалар бакчасында балалар мультстудиясе ачылды.

Әлеге студия «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан республикасында яшәүче халыкларның телен, йолаларын, мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү йортларының проектларын тормышка ашыруда ярдәм итү» конкурсында җиңгән грант акчаларына булдырылды.

Мультстудияне тантаналы ачуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Нэля Бикеева катнашты. Бакча балалары кунакларны татар халык биюе һәм музыкаль-инструменталь ансамбль башкарган номерлар белән каршы алганнан соң бакча мөдире Зиля Фәйзуллина һәм Нэля Бикеева кызыл тасманы кисеп, студия эченә уздылар. Соңыннан кунаклар хозурына балалар мультстудиясендә төшерелгән рус телендәге «Курочка Ряба» һәм татар телендәге «Сер тотмас үрдәк» мультфильмнары күрсәтелде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100