news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар бакчаларына иң күп сатыла торган милли уенчыклар тапшырылды

Республиканың бөтен балалар бакчаларын татар китаплары һәм уенчыклары белән тәэмин итүне Татарстан Президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оештырган.

Балалар бакчаларына иң күп сатыла торган милли уенчыклар тапшырылды
Михаил Захаров

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Республиканың бөтен балалар бакчаларына Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә иң күп сатыла торган татар китаплары һәм уенчыклары тапшырылган.

Бүген Татарстан китап нәшрияты вәкилләре журналистлар белән берлектә Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 415нче татар балалар бакчасында булды. Алар уку-укыту әсбапларының тәрбиячеләр һәм балалар тарафыннан ни дәрәҗәдә файдаланылуын тикшерде.

«Балаларда татар теленә кызыксыну уята торган китаплар һәм уенчыклар Татарстанның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә бер ай элек тапшырылды. Бу эшне без Президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме һәм ярдәме белән башкардык», — диде комиссия әгъзасы, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.

Балалар бакчаларына тапшырылган әйберләр арасында «Татарча әлифба», өстәл курчак театры, баланы татар телендә санарга һәм укырга өйрәтүче карточкалар, танылган татар әсәрләрен сөйләүче төймәле китаплар, кубиклар һәм башка уенчыклар бар.

«Бакчалар өчен комплект әзерләгәндә нәшрият кибетләрендә иң күп сатыла торган китапларны, уенчыкларны сайладык. Димәк, алар халыкка ошый. Мәсәлән, бер китапның төймәсенә бассаң, нәфис сүз остасы Луара Шакирҗанова тавышы белән яздырылган әкиятне ишетергә була», — диде Илдар Сәгъдәтшин.

Нәшриятның генераль директоры шушындый ук комплектларны агымдагы ел дәвамында һәр бакчаның һәр төркеменә җитәрлек итеп җитештерергә һәм таратырга планлаштыруын әйтте. Әлегә балалар санына карап, һәр учреждение бер яки ике комплект белән тәэмин ителгән.

415нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Гөлназ Сафиуллина әсбапларны тәрбиячеләр дә, балалар да татар теле дәресләрендә кулланганда яратып өлгергәнен әйтте.

«Без декабрь азагында мәгариф бүлегеннән китаплардан һәм уенчыклардан торган ике комплект кабул иттек. Татар телендәге әсбаплар безгә бик кирәк иде. Тәрбия эшен балаларга кызыклырак итү өчен андый әйберләрне элек тәрбиячеләр үзләре табарга тырышты. Бу инициативага без бик шатландык», — диде Гөлназ Сафиуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100