news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковид аркасында мәктәпләрдә кертелгән чикләүләрне 2022 елга кадәр озайтырга телиләр

Кагыйдәләр буенча, төрле төркемнәр белән массакүләм чаралар уздыру, шулай ук башка оешмалардан кешеләр чакырып массакүләм чаралар уздыру тыела.

Ковид аркасында мәктәпләрдә кертелгән чикләүләрне 2022 елга кадәр озайтырга телиләр

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) коронавирус инфекциясе шартларында мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшчәнлеге буенча санитар кагыйдәләрне 2022 елга кадәр озайтырга планлаштыра. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы, Россиянең баш санитар табибы Анна Попова карары проектына сылтама белән РИА Новости яза.

«Россия Федерациясенең баш дәүләт санитар табибының 2020 елның 30 июнь карарының 3 пунктындагы „2021 елның 1 гыйнварына кадәр“ дигән сүзләрне „2022 елның 1 гыйнварына кадәр“ дигән сүзләр белән алмаштырырга», диелә текстта.

Роспотребнадзор июльдә коронавирус шартларында белем бирү оешмаларының һәм балалар өчен социаль инфраструктура объектларының эшен оештыру буенча карар әзерләгән иде. Кагыйдәләр буенча, төрле төркемнәр белән массакүләм чаралар уздыру, шулай ук башка оешмалардан кешеләр чакырып массакүләм чаралар уздыру тыела. Гомуми белем бирү оешмаларының эшчәнлеге балаларның элемтәсен киметүне күздә тотып төзелгән расписание буенча эшләргә, һәр сыйныфның аерым бүлмәсе булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100