news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан укытучылары «Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте» бәйгесендә җиңде

«Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклап калу һәм үстерү» иң яхшы тәҗрибәләр конкурсы 21 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр узды.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан педагоглары «Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклап калу һәм үстерү» иң яхшы тәҗрибәләр бәйгесендә җиңде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

«Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклап калу һәм үстерү» иң яхшы тәҗрибәләр конкурсы 21 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр үткәрелде. Аны Россия Мәгариф министрлыгы оештыра.

Конкурста Россия Федерациясенең 51 субъектыннан вәкилләр катнашты. 110 катнашучы җиңүче дип табылды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Төбәк дәрәҗәсендәге иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә җиңү яулады.

«Муниципаль дәрәҗәдә иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә Чаллы укытучысы Айгөл Гыйззәтуллина, Чистайдан Гөлия Җәләлетдинова һәм Лилия Мәсгутова җитңде.

«Җәмәгатьчелек белән бергәләп эшләүдә иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә Яшел Үзәннән Эльвира Камалиева, «Аерымы белем бирү оешмасының иң яхшы эшендә иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә Казаннан Әлфия Галиева һәм Гөлназ Галиева җиңде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100