news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмурт телле тәрбиячеләр бәйгесендә Балтач районы вәкиле беренче урын алган

Бәйгенең республика этабына Әгерҗе, Менделеевск, Кукмара һәм Балтач районнарыннан финалистлар узган.

Удмурт телле тәрбиячеләр бәйгесендә Балтач районы вәкиле беренче урын алган
бәйгенең матбугат хезмәте

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 25 сентябрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Удмурт телендә белем һәм тәрбия бирә торган балалар бакчасының иң яхшы тәрбиячесе» республика бәйгесе финалы узды.

Бәйге муниципаль һәм республика этапларында үткән, дип яза оештыручылар.

Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча Әгерҗе, Менделеевск, Кукмара һәм Балтач районнарыннан финалистлар билгеләнгән.

Республика этабында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре «Визит карточкасы», мәктәпкәчә яшьтәге балаларга удмурт телен өйрәтү буенча мастер-класс, «Минем хобби» дигән биремнәр үтәгән.

Бәйгедә беренче урынны Балтач районының Урта Көшкәт авылының О.Н. Исаев исемендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Якимова, икенче урынны Менделеевск районының Енабердино авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Карпова, өченче урынны Әгерҗе районының Сарсак-Умга лицееның мәктәпкәчә белем бирү төркеме тәрбиячесе Лидия Васильева алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100