Гөлназ Мөхәрләмова: Татар теле буенча 24, әдәби уку буенча 10 видеодәрес эшләнде

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре гамәли дәресләрне алыштыра алырлык видеодәресләр булдыру кирәклеге турында сөйләде.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова туган тел һәм әдәбиятны укытуда электрон чаралардан файдалану турында сөйләде. «Татар теле буенча 24, әдәби уку буенча 10 видеодәрес эшләнгән», — диде ул Фәннәр академиясендә электрон проектлар презентациясендә.

Ул дистант уку вакытында моңа ихтыяҗ үзен аеруча сиздергәнен әйтте. «Башка предметлар буенча электрон мөмкинлекләр булды, туган тел, әдәбияттан мөмкинлекләр чикле иде. Гамәли дәресләрне алыштыра алырлык видеодәресләр булдыру юлы бар. Әлеге бурыч өлешчә Тел һәм әдәбият институтына йөкләнде. Бүген гомуми белем бирү мәктәпләре өчен туган тел буларак татар теле һәм әдәбиятыннан видеодәресләр комплектын булдыру проекты гамәлгә ашырыла», — диде.

Гөлназ Мөхәрләмова әйтүенчә, башлангыч сыйныфлар өчен видеодәресләр эшләнеп килә. «1 нче сыйныфлар өчен туган тел — татар теле һәм туган телдә әдәби уку буенча видеодәресләр эшләнеп тапшырылды. Татар теле буенча 24, әдәби уку буенча 10 видеодәрес эшләнде, аларны укытучылар куллана ала. Быел 2-4 нче сыйныфлар өчен дә видеодәресләр төзү эше төгәлләнеп килә. Киләчәктә урта һәм югары звено өчен видеоматериаллар булыр дип ышанып калабыз», — дип хәбәр итте.

Ул бүген укытуның яңа программалары нигезендә, яңа буын укыту-методик комплектлары эшләнүен искәртте.

«Хәзерге көндә туган тел — татар теле предметыннан, 1-4, 5-7 сыйныфлар өчен булдырылды. Агымдагы ел азагына 8-11 сыйныфлар өчен дәреслекләр эшләп тапшырылачак. Татар әдәбиятыннан башлангыч сыйныфлар өчен УМКлар төзелде. Бүген урта сыйныфлар өчен дәреслекләр эшләнә. Барлык дәреслекләр республика мәктәпләрендә сынау уза, аннары гына укыту процессына кертелә», — дип белдерде.

Укыту-методик комплекслар дәреслек, эш дәфтәре, укытучы өчен методик кулланма, аудиодиск һәм электрон дәреслектән тора. «Электрон дәреслекләр туган телне өйрәнүне җиңеләйтү максатында хезмәт итә», — диде институт хезмәткәре.

«Заманча эшләнгән дәреслекләр укучыны ана телендә дөрес сөйләшергә өйрәтергә тиеш. Дәреслек текстларына туры килгән заманча рәсемнәр булу шарт. Аудиодиск һәм электрон дәреслекләр татар телен һәм әдәбиятын укытуның барлык этапларында кулланыла. Дискта дәреслек текстларының аудиоязмалары тупланды», — диде Гөлназ Мөхәрләмова.

«Электрон дәреслек традицион дәреслекнең аналогы. Махсус кыстыргыч ярдәмендә кирәкле битне аерып күрсәтергә була. Укытучы укучыларга өй эше биргәндә дә бик уңайлы. Электрон вариантта һәр дәрестә куллану өчен өстәмә заманча материаллар да урын алды — рәсемнәр, интерактив форматта биремнәр. Электрон вариант балаларны җәлеп итә, дәресләрне җанландыра, интерактив уеннарны бала ялгызы да, төркемләп тә уйный ала», — дип ачыклык кертте Гөлназ Мөхәрләмова.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова яңа буын дәреслекләр укытучылар тарафыннан сыналганын әйтте. «Дәреслекләрнең электрон форматлары эшләнде, видеоязмалар булдырылды. Электрон дәреслекләр кирәклеге дистант башлангач сизелде. Пошаманга салган иң зур әйбер шул дәреслекләр булмавы иде», — диде.

 «Яңа буын дәреслекләр тулы канлы дәреслек булырга тиеш. Татар теленең 1-4 сыйныф дәреслекләре якын арада үз урынын алыр дип көтәбез», — диде Лилия Әхмәтҗанова.