Башкортстан татар укытучылары Казандагы корылтайга китте

Республикадан бу форумда 40ка якын татар укытучысы катнаша

(Уфа, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген иртән Башкортстан татар укытучылары Казанда үтәчәк Бөтенрусия корылтаена юлланды. Республикадан бу форумда 40ка якын татар укытучысы катнаша.
Мәгүлүм ки, Казанда татар теле һәм әдәбият укытучыларының һәм этномәдәни(татар) мәгариф компонентлы гомум белем бирү мәктәпләре җитәкчеләренең V Бөтенрусия корылтае үз эшен башлый. Башкортстан Мәгариф министрлыгы белән Бөтендөнья Татар конгрессы берлектә шушы зур форумга Уфада җитди әзерлек эшләре алып барды.
Корылтай вәкилләре Уфадан да, республиканың төрле районнары һәм шәһәрләреннән дә сайлап алынган. “Без төрле бәйгеләрдә җиңеп чыккан, дәүләт грантлары алган татар укытучыларын сайларга тырыштык”, - ди Башкортстан Мәгариф министрлыгының милли мәктәпләр бүлеге өлкән хезмәткәре Флүсә Назаргулова. Аның әйтүенчә, Башкортстаннан барган татар укытучылары Казандагы корылтайда үз тәҗрибәләре белән дә уртаклашачак.
Корылтайның пленар утырышында Башкортстан Мәгариф министрлыгының бүлек мөдире, шушы вәкиллекне җитәкләгән Рәйсә Күзбәкова чыгыш ясаячак икән. “Ә инде форумның секцияләре эшендә Башкортстан татар укытучылары үз чыгышларын тәкъдим итәчәк”, - ди Флүсә Назаргулова.
Соңгы елларда Башкортстанда татар мәгарифенең аянычлы хәлгә калуы турында белдерүләр еш яңгырый. Татар милли оешмалары һәм татар галимнәре бу мәсьәләдә тәгаен саннар һәм фактларны туплап республика хакимиятләренә мөрәҗәгатьләр дә юллады. Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, соңгы дүрт елда гына да Башкортстанда 1 меңнән артык татар теле укытучысы эшсез калган.
“Татарча укыту туктатылгач, алар кыскартылган, - ди М. Хуҗин. - Шуннан аларның 279-ы бөтенләй мәгариф өлкәсеннән китәргә мәҗбүр булган, ә калганнары, башкорт теле курслары үтеп, башкорт теле укытуга күчерелгән. Башкортстан вузларындагы татар бүлекләре дә ябылу алдында. Мисал өчен, Башкортстан дәүләт университетында, Башкортстан дәүләт педагогия университетында, Стәрлетамак педагогия академиясендә татар бүлекләренә талиплар кабул итү елдан-ел кими бара”, - ди Мәҗит Хуҗин.
Башкортстан татар галимнәре фикеренчә, әгәр республикада татар теленә дә дәүләт статусы бирелмәсә, һәм, башкортлаштыру күренешләре дәвам итсә, татар мәгарифенең киләчәге юк.