news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәгариф министры: Бәйрәм линейкалары 1 сентябрьдә ачык һавада үтәчәк

Белем көнендә тантаналы линейкалар социаль дистанцияне үтәп үткәрелергә тиеш.

Татарстан мәгариф министры:  Бәйрәм линейкалары 1 сентябрьдә ачык һавада үтәчәк

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 1 сентябрьдә традицион бәйрәм линейкаларын урамда үткәрү планлаштырыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфир вакытында белдерде.

«Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, сыйныфлар арасында социаль дистанцияне саклап, линейкаларны ачык һавада үткәрергә планлаштырабыз, - диде мәгариф һәм фән министры. - Бу бәйрәм беренче тапкыр мәктәпкә килүчеләр, шулай ук укуларын тәмамлаучылар өчен».

Республикада яңа уку елын штат режимында башлау күздә тотыла, дип искәртте Борһанов. «Узган уку елы катлаулы шартларда тәмамланды, без Бердәм дәүләт имтиханы  срокларын күчердек, Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгардык», – диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәп һәм көллият директорларына яңа уку елын оештыру буенча рекомендацияләр җибәргәнен хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100