news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар зыялылары Гомәр Саттаровны соңгы юлга озатты

Гомәр Саттаров үз васыяте буенча туган авылында – Мулла илендә җирләнә.

Татар зыялылары Гомәр Саттаровны соңгы юлга озатты
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарның соңгы чичәне китте дип бәяләде татар зыялылары күренекле татар галиме, татар исемнәре буенча танылган белгеч Гомәр Саттаровның вафатын. Бүген аны соңгы юлга озаттылар.

«Гомәр Фәизовичның гомере безнең университет белән бәйле булды. Безгә васыятен дә әйтеп калдырды кебек. Киләчәктә дә татар теле фәнен үстерү өлкәсенә яшьләрне тартсагыз иде, Университетта киләчәктә дә диссертация советы эшләвен тәэмин итә алсагыз, дигән иде. Ул башлаган эш бүген дәвам итә, яшьләрне тәрбиялибез», — диде озату мәрасимендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев галимнең фикердәше булган. «Галимнең иң зур бәхете фәндә сүзеңне әйтә белү һәм халыкка җиткерү, шәкертләр тәрбияләү. Бу яктан караган Гомәр Саттаров бәхетле кеше булды. Ул зур тел белгече, аның китаплары халыкка барып җитте. Аның дистәләгән шәкерте бар», — диде ул.

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе профессоры Васил Гарифуллин хушлашу сүзендә Гомәр Саттаровның исемен мәңгеләштерү турында уйларга кирәклеген искәртте.

Гомәр Саттаровның соңгы көннәре авыр хәлдә хастаханәдә узган. Соңгы юлга озатырга якыннары һәм күп санлы шәкертләре хастаханә янына җыелган иде.

Гомәр Саттаров үз васыяте буенча туган авылында — Мулла илендә җирләнә. Аны озату мәрасименең бер өлеше тыйнак кына Казанда үткәрелеп, галимнең җәсәден авылына алып киттеләр. Кызы Ләлә ханым әйтүенчә, галимнең хатыны Әлфия ханымның да кабере шунда — Мулла иле авылында.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100