news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәләт мәктәбе» 1нче сыйныфка балалар туплый

Белем бирү процессы бушлай һәм дәүләт стандартлары буенча оештырыла.

(27 август, Казан, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фондының мәгариф һәм белем бирү үзәге җитәкчесе Диләрә Якубова «Татар-информ» агентлыгына Казанда беренче «Сәләт мәктәбе» ачылуы турында хәбәр итте.

«Сәләт мәктәбе» Казан шәһәре Вахитов районының 51нче мәктәбе нигезендә аерым сыйныф форматында ачыла. Диләрә Якубова сүзләренә караганда, формаль яктан бөтен таләпләр үтәлеп, белем бирү процессы дәүләт стандартлары буенча оештырыла. Мәктәпне оештыручылар «Сәләт» оешмасының бөтен инфраструктурасын кулланып, остазларын эшкә җәлеп итеп, балаларны төрле яктан үстерүне максат итеп куйган.

«1нче сыйныфка балалар туплыйбыз. Сыйныфта укучылар саны 15тән артмаячак. Сигез кеше кабул ителде, әле җиде буш урын бар. Бүгенге көндә ата-аналар белән сөйләшүләр уздырабыз. Укыту бушлай булачак. Ата-аналар теләге белән түләүле программалар да каралган», — дип сөйләде Диләрә Якубова.

Рус теле, математика, әйләнә-тирә дөнья дәресләре Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча рус телендә, ә ана теле, рәсем, җыр, физик культура, технология дәресләре, тәрбия эшләре һәм өстәмә дәресләр татар телендә барачак. Балалар белән аралашу татар телендә булачак, төрле мәдәни чараларда өч тел кулланылачак дип ышандырды «Сәләт» оешмасы вәкиле.

«Укытучылар башка мәктәпләрдән җәлеп ителде. Аларның күбесе «Сәләт»тә үскән кешеләр. Укытучылар "Сәләт мәктәбе“ндә укытыр өчен генә 51нче мәктәпкә махсус киләчәк. Класс җитәкчебез татар һәм инглиз телләрен камил белә һәм аның шахматка өйрәтү буенча профессиональ дипломы, тәҗрибәсе бар», — диде Диләрә Якубова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100