Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Ласточкина исемендәге интернат-мәктәп укучылары Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән
«Чиксез мөмкинлекләргә ия тормыш» дип аталган VII Бөтенроссия иҗат фестивале Мәскәүдә 24-26 августта узган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Казанның Е. Г. Ласточкина исемендәге интернат-мәктәбендә укучы сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар «Чиксез мөмкинлекләргә ия тормыш» дип аталган VII Бөтенроссия иҗат фестивалендә катнашкан. Чара Мәскәүдә 24 августта башланган. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына оешманың җитәкчесе Лилия Әмирова хәбәр итте.
Мәктәп укучылары спортның төрле юнәлешләре буенча берничә призлы урын алган, шулай ук «Күңелле стартлар»да катнашкан. Кичә җиңүчеләр Татарстан башкаласына кайткан.
Фестивальдә Росиянең 25 төбәгеннән, Белоруссиядән һәм Азәрбайҗаннан вәкилләр катнашкан. Татарстанны Е. Г. Ласточкина исемендәге интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр – ун укучы һәм ике укытучы тәкъдим иткән.
Фестиваль 15тән 20 яшькә кадәрге инвалид талантлы яшьләргә ярдәм итү, аларның иҗатларын үстерү һәм социаль җайлашуга юнәлдерелгән.
26 августта фестивальнең гала-концерты узган, биредә төрле иҗат юнәлеше буенча үз талантларын Казанның интернат мәктәп укучылары да күрсәткән. Сайлап алу туры йомгаклары буенча, концертта чыгыш ясау мөмкинлеге «Ласточки» бию коллетивына һәм җырчы Илья Анищенкога бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз