2010 елда акчалата бүләкләнүче иң яхшы Татарстан укытучылары исемлеге билгеле булды

Алар арасында Казан, Әлмәт, Тәтеш, Яшел Үзән, Нурлат, Бөгелмә укытучылары бар

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән, 2010 елда акчалата бүләкләнүче иң яхшы укытучыларның исемлеге билгеле булды. Анда Татарстан Республикасының 29 педагогы кергән.

Алар арасында Казан, Әлмәт, Тәтеш, Яшел Үзән, Нурлат, Бөгелмә укытучылары бар. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты хәбәр итә.