news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада урта гасырда төзелгән мөселман һәйкәлләрен археологик өйрәнү оештырылачак

Киләчәктә тикшеренүчеләр яхшырак ориентлашсын һәм туристларга уңайлырак булсын өчен һәйкәлләрнең геолокация картасын төзергә ниятлиләр.

(Казан, 27 май, «Татар-информ, Лилия Шәйхетдинова). Алабуганың тарихи өлешендә урта гасыр мөселман һәйкәлләрен археологик өйрәнү оештырылачак.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Сирәк коллекцияләр галереясы мөдире Камил Купаев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Проектның максаты – Алабуганың тарихи өлешендәге күп кенә борынгы мәдәният һәйкәлләрен саклау. Аларның сакланышына мониторинг үткәрү һәм саклау-коткару эше нәтиҗәләре буенча хисап әлеге тикшеренүләрнең төп нәтиҗәсе булачак. Киләчәктә тикшеренүчеләр яхшырак ориентлашсын һәм туристларга уңайлырак булсын өчен һәйкәлләрнең геолокация картасын төзергә ниятлибез. Шул рәвешле, алар турындагы мәгълүматларны яңартачакбыз һәм Россиянең музей фондын тулыландырачакбыз», - диде Купаев.

Проектның инициаторы — Камил Купаев үзе. Әлеге зур планнарны гамәлгә ашыруда Алабуга музей-тыюлыгы хезмәттәш ролен үти.

Тикшеренү эшләре быелның августында башланыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100