news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Фәннәр академиясе Президенты Тарих институты ябылу турындагы хәбәрне кире какты

Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов институтның юридик зат буларак эшләүдән туктавын әйтте.

ТР Фәннәр академиясе Президенты Тарих институты ябылу турындагы хәбәрне кире какты
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Фәннәр академиясе Президенты Мәгъзүм Сәлахов Мәрҗани исемендәге Тарих институты ябылу турындагы хәбәрне кире какты. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Беренчедән, андый документлар юк, икенчедән, андый институтны япмыйлар — мин сезгә вәгъдә итәм. Ничек инде тулы бер институтны япсыннар ди? Аңа реорганизация ясарга яки кушарга мөмкин. Ләкин япмаячаклар», — диде Мәгъзүм Сәлахов.

«Аны Археология институты белән кушарга мөмкин, элегрәк ул шунда иде. Ләкин бу бит ябу түгел. Дөресен әйткәндә, бу хакта сүзләр еллар дәвамында бара. Чөнки үзе Фәннәр Академиясе институты дип атала, ә үзе Фән һәм мәгариф министрлыгына буйсына. Бу бит дөрес түгел», — диде ул.

Мәгъзүм Сәлахов әлегә Указ булмавын әйтте, үзгәрешләр булган очракта бары тик структураны тәртипкә салу турында гына сүз баруын ассызыклады. «Эш өчен шулай яхшырак булырга мөмкин, структур үзгәрешләрне беркем дә сизмәячәк, бер галим дә зыян күрмәячәк», — диде ул.

«Институт кадәр институт ябылмый. Безнең Президент мондый хәлгә бармаячак», — дип нәтиҗә ясады Мәгъзүм Сәләхов.

«Безнең институтны юридик зат буларак бетерәләр. Безне Археология институтына кушалар һәм без бер бүлек булып калырга мөмкинбез. Мәрҗани исеме белән нәрсә буласын белмим», — диде бу теманы шәрехләп Мәрҗани исемендәге Тарих институт директоры Рафаэль Хәкимов. Институтта йөзгә якын кеше эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100