news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч балалар бакчасы Россиядә иң яхшылар бишлегенә керде

«Каенкай» балалар бакчасы «Илнең 500 иң яхшы белем бирү оешмасы - 2020» Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды.  

Питрәч балалар бакчасы Россиядә иң яхшылар бишлегенә керде
http://pestrecy-rt.ru/

(Питрәч, 27 май, «Татар-информ», «Алга»). «Минем илем» II Бөтенроссия педагогик съезды кысаларында зур конкурста җиңүчеләрне бүләкләү онлайн-тантанасы узды. Анда Россиянең югары педагогик тәҗрибә һәм югары белем бирү сыйфаты күрсәткән иң яхшы белем бирү оешмалары катнаша. Анда Питрәч балалар бакчасы Россиядә иң яхшылар бишлегенә керде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Каенкай» балалар бакчасына «Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә лидер-2020» номинациясендә конкурс лауреаты буларак, «Россиянең 500 иң яхшы белем бирү оешмасы» медале, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшен оештырган өчен» медале һәм дипломнар тапшырылды.

Конкурс Санкт-Петербургта даими белем бирү һәм инновацияләр үзәге белән берлектә «Невский белем бирү Ассамблеясе» иҗтимагый-һөнәри берләшмәсе тарафыннан оештырыла һәм үткәрелә.

Ел саен съезд экспертлары булып РФ Мәгариф министрлыгы, Россия Мәгариф академиясе, Санкт-Петербург һөнәри белем бирү оешмалары ассоциациясе вәкилләре һәм башка белгечләр чыгыш ясый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100