news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпне тәмамлаучылар, имтиханнар башланганчы, югары уку йортына гариза бирә ала

Югары уку йортлары укырга керү турындагы гаризаларны 17 августка кадәр кабул итәчәк.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Быел чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганчы ук, ягъни 20 июньнән югары уку йортына керү турында гариза бирә ала. Бу хакта «Беренче канал» эфирында Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков сөйләде.

«Без, узган елдагы кебек үк, барлык абитуриентларга 20 июньнән башлап югары уку йортына тиешле юнәлешкә яки белгечлеккә керү турында гариза бирү мөмкинлеге тудырырга булдык. Ягъни бу елның үзенчәлеге БДИ тапшырганчы ук югары уку йортына  гариза бирергә мөмкин булуда», — диде РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы.

Документларны югары уку йортлары 17 августка кадәр кабул итәчәк, дип ачыклык кертте ул.

Россия Президенты Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмәдә белдергәнчә, агымдагы елда югары уку йортына имтиханнар август аенда узачак. Соңрак Рособрнадзор Бердәм дәүләт имтиханнарының 3 июльдән башланачак төп чоры расписаниесен тәкъдим итте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, шул ук вакытта 29 һәм 30 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары катнашыннан башка сынау имтиханнары узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100