news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпләрдә 1-10 май көннәрендә каникул ясарга тәкъдим ителде

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белем бирү оешмаларының май бәйрәмнәрендә эш тәртибе турында сөйләде.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Россия мәктәпләренә майның барлык озын ял көннәрендә эшләмәскә тәкъдим ителде. Бу турыда Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Мәктәпләргә (4-7 май), өстәмә белем бирү учреждениеләренә (шулай ук) эшләмәскә тәкъдим итәбез», - дип белдерде Кравцов.

Элегрәк Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова Президент Владимир Путинга май бәйрәмнәрен алар арасындагы көннәр хисабына озайтырга тәкъдим иткән иде.

Президент бу идеяне хуплады һәм 23 апрельдә тиешле указны имзалады. Анда 1-10 май көннәре эшләми торган көннәр булачак, диелгән. Мондый карар тотрыклырак эпидемиологик хәлгә ирешү өчен кабул ителде.

Вице-премьер Татьяна Голикова әгәр дә түләү срогы эшләми торган көннәргә туры килсә, хезмәт хакын алдан түләргә кирәклеген аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100