news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар теле укытучысы Зилә Габдинова: Әти-әниләр дә татар телен өйрәтүне сорый

Зилә Габдинова «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия бәйгесендә ике җиңүченең берсе булды.

Татар теле укытучысы Зилә Габдинова: Әти-әниләр дә татар телен өйрәтүне сорый
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 27 март, «Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия бәйгесендә җиңгән татар теле укытучысы Зилә Габдинова сүзләренчә, әти-әниләр дә үзләренә татар телен өйрәтүне сорый. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Зилә Габдинова Казанның 116 нчы лицеенда татар теле укыта. «Дәрестә уен технологияләре кулланып, рус телле балалага татар теле өйрәтәм. Нәтиҗәсен күрәм, дәреслек тотып кына укытсаң, нәтиҗә булмый. Балаларны уен, җыр аша өйрәтсәң, алар кызыксынып киләләр, үзләре дә сизмәстән татарча сөйләшә башлыйлар. Башлангычларда, урта, өлкән сыйныфларда да уен технологияләре кулланып була», — диде ул.

«Әти-әниләрдән дә уңай бәяләмәләр килә. Безне дә шулай укыткан булсалар, без дә татарча белер идек. „Безне дә өйрәтегез, курслар ачыгыз әле“ дип һәрвакыт әйтәләр», — дип белдерде Зилә Габдинова.

Ул бәйгедә барлык сынаулар да авыр булуын билгеләп үтте. «Башта сайтны карыйлар, аннары башка балалар белән дәрес, сыйныф сәгате бирәсең, мастер-класс күрсәтәсең, укытучыларны нәрсәгәдер өйрәтәсең, алга таба методик семинар — тәҗрибәң белән уртаклашу, соңыннан өч кеше финалга чыга, алар өчен матбугат конференциясе оештырыла», — диде.

«Ноябрьдән бирле бара инде бәйге, ник тотындым икән, дип үкенгән чаклар да булды. Ноябрьдән бирле өйне, гаиләне караган юк. Алар үзләренчә яшәргә өйрәнделәр. Бик күп көч, вакыт китә, ләкин мондый чаралар укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыра дип уйлыйм», — дип Зилә Габдинова конкурсның авырлыгын яшермәде.

Уңышка ирешү өчен, укытучы креатив, тырыш, белемле булырга, балаларны яратырга тиеш, дип саный җиңүче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100